news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» «Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабировның вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты

2026 елның 2 июнендә «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Сабиров Радик Рәшит улының йөрәге тибүдән туктады. Ул татар матбугаты өчен янып-көеп яшәгән талантлы журналист, республикабызның абруйлы басмаларының берсен җитәкләгән гадел җитәкче, киң кырлы шәхес иде.

Радик Сабиров 1979 елда Татарстан Республикасының Аксубай районында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый, филология фәннәре кандидаты. Радик Сабиров төрле елларда «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында, «Интертат» интернет-басмасында эшләде. 2014 елдан ул «Идел» журналының баш мөхәррире, 2019 елның 20 июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире буларак хезмәт куйды.

Радик Рәшит улы һәр темага җитди карады, һәр мәкаләсендә хакыйкатьне барлады. Намуслы журналист буларак, ул һәрвакыт милләт кыйбласын, туган телнең сафлыгын саклады.

Радик Рәшит улы тырышлыгы белән «Шәһри Казан» газетасы яңа сулыш алды, ләкин басма милли тамырларын югалтмады. Ул һәр хезмәткәргә игътибарлы, талантлы яшьләргә юл ачучы, гадел җитәкче булды. Редакцияне бер гаилә итеп саклады.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы мәрхүмнең туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу – татар матбугаты өчен зур югалту. Хезмәттәшебезнең урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын! – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot