Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“ТАТМЕДИА” Россия төбәкләрендә татар газеталары чыгаручылар өчен укыту оештырачак
“ТАТМЕДИА” генераль директоры Шамил Садыйков Түбән Новгородның татар телендә чыга торган “Туган як” өлкә газетасы редакциясе белән очрашып, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте Россия төбәкләрендә татар газеталары чыгаручылар өчен дистанцион укыту оештырачак.
“Безнең яңа идея туды: киләсе атнадан онлайн рәвештә укыту программасы ачарга телибез. Төбәкләрдәге хезмәттәшләр өчен текстларны редакцияләү, аларны версткага салу, социаль челтәрләрдә эшләү буенча укыту оештырырга җыенабыз. Укыту барышында татар матбугаты чыгаручыларның барлык сорауларына җавап бирергә тырышырбыз”, - диде “ТАТМЕДИА” генераль директоры Шамил Садыйков Түбән Новгородның татар телендә чыга торган “Туган як” өлкә газетасы редакциясе белән очрашу барышында.
Бүген “Туган як” газетасы редакциясе тулы составы белән Казанга килде. Кунаклар “ТАТМЕДИА” бинасында урнашкан газета-журнал, радио редакцияләре белән танышып чыкты. Татар матбугаты белән танышу Шамил Садыйков белән очрашудан башланды.
“ТАТМЕДИА” җәмгыяте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чит төбәкләрдә күпләп яшәүче татарлар өчен “Без бергә” дип аталган айлык газета чыгара. Ул унтугыз төбәкне колачлый. Әлеге мәгълүмат чыганагы җирле татар газеталарының кушымтасы буларак тарала. “Туган як” газетасының баш мөхәррире Олег Әндерҗанов “Без бергә” кушымтасы татар матбугатын сыйфатлы материаллар белән баетып торуын, укучылар өчен аның мөһим булуын әйтте.
Олег Әндерҗанов сүзләренчә, “Туган як” редакциясе Сергач шәһәрендә урнашкан, анда унбер кеше эшли. Газетаның тиражы 2,5 мең данә. Чыгымнарның алтмыш процентын дәүләт заказы нигезендә өлкә хөкүмәте каплый. Керемнең калган өлеше реклама һәм язылу хисабына җыела.
Газетада Түбән Новгород өлкәсе татарлары турында яңалыклар, язмалар, халыктан килгән хатлар, әдәби әсәрләрдән өзекләр бастырылып бара. Айга бер чыгучы “Шәкерт” рубрикасы балаларга татар телен, әлифбаны өйрәтергә ярдәм итә. Бу юнәлеш аеруча актуаль икән, чөнки өлкәдә бары тик ике татар мәктәбе калган. “Яшьлек” рубрикасы яшьләрдә татар үзаңын үстерүгә юнәлдерелгән. Дин турында язмалар татарларны Ислам диненә якынайта.
“Туган як” хезмәткәрләре Түбән Новгород өлкәсендә 43 мең татар яшәвен, шуларның унар меңе Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләрендә, калганнары – авылларда төпләнгәнен әйтеп узды.
Узган җанисәп алдыннан “Туган як” редакциясе өлкә татарларын берләштерү, милли үзаңны үстерү буенча эзлекле эш алып барган. “Без һәр номер саен татарларда горурлык хисе уята торган материаллар биреп бардык. Татарлар белән бик күп очрашулар үткәрдек, алар турында язып тордык. Безнең материалларны еш кына радио яңгыратып торды. Газета бит әле радио өчен дә төп мәгълүмат чыганагы булып тора. Бездән башка алар җыр яңгыратудан артыгын башкара алмас иде”, - диде Олег Әндерҗанов.
Олег Әндерҗанов редакциянең җанисәп алдыннан башкарган эшләрен Татарстан хөкүмәтенең дә бәяләвен тели. “Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмаларга зур игътибар бирә, ә без читтә калабыз. Татарлыкны саклау өчен халык белән эшләүдә газеталарның роле, бәлки, иҗтимагый оешмаларга караганда зуррактыр да. Мин безнең редакция турында гына әйтмим, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләрне дә күздә тотам. Татарстан җитәкчелеге эшебезгә әз генә игътибар итсә дә, күңел булыр иде”, - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз