Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татмедиа "Ришвәтчелек: журналист карашы" бәйгесенә эшләр кабул итә башлады
Конкурска 2016 елның 10 ноябреннән 2017 елның 10 октябренә кадәр басылып чыккан эшләр кабул ителә.
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). "Татмедиа" республика агентлыгы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында ришвәтчелекне булдырмый калу һәм аңа каршы торуны яктырткан иң яхшы материалларга "Ришвәтчелек: журналист карашы" дигән конкурс игълан итә.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
•"Вакытлы матбугатта ришвәтчелеккә каршы иң яхшы басмалар сериясе";
• "Ришвәтчелеккә каршы булган иң яхшы телесюжетлар сериясе";
• "Ришвәтчелеккә каршы булган иң яхшы радиосюжетлар сериясе";
•"Интернет-басмаларда ришвәтчелеккә каршы булган иң яхшы басмалар сериясе”.
Шулай ук махсус бүләкләр дә каралган: "Ришвәтчелек темасы буенча иң яхшы журналист тикшерүе”; "Ришвәтчелеккә каршы юнәлештә булган иң яхшы фотосерия ( рәсем)".
Конкурска 2016 елның 10 ноябреннән 2017 елның 10 октябренә кадәр басылып чыккан эшләр «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында кабул ителә. Аларны түбәндәге адрес буенча 1 ноябьгә кадәр тапшырырга мөмкин: 420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт, 6-нчы кат, кадрлар бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз