Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татмедиа» республика агентлыгы кыскартылды
Аның матбугат, массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре функцияләре ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына тапшырылачак
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). ТР Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары структураларын камилләштерү максатыннан “Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы кыскартылды.
Аның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча функцияләре ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына тапшырылачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп узабыз, Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим итү булды. Ул – 2009 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазыйфасын башкарган Марат Моратов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз