news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татмедиа” республика агентлыгы футбол чемпионатын яктырткан журналистларны бүләкләде

Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ”ның 17 хезмәткәре бар.

“Татмедиа” республика агентлыгы футбол чемпионатын яктырткан журналистларны бүләкләде
Султан Исхаков

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында футбол буенча дөнья чемпионатын яктырткан журналистлар бүләкләнде.

Агентлык җитәкчесе Айрат Зарипов әйтүенчә, чемпионат вакыйгалары турында профессиональ мәкаләләр аша бөтен дөнья Россиядә мундиальнең югары дәрәҗәдә оештырылганын белде. “Бу ел илдә әһәмиятле вакыйгаларга бай. Россия Федерациясе Президентын сайлау, футбол буенча дөнья чемпионаты. Сезнең оешкан төстә, зур талант белән эшләвегез нәтиҗәсендә, бөтен дөнья Россия Федерациясенең дөнья чемпионатына ничек әзерләнгәнен күрде. Экспертлар бәясе буенча, бу – тарихта иң яхшы чемпионат”, - дип белдерде Айрат Зарипов кереш сүзендә.

РФ Президентын сайлауга әзерлек һәм үткәрү, чемпионатка әзерлек һәм аны уздыру барышында чараларны яктыртуда актив катнашкан өчен, барлыгы 45 кешегә – редакторлар, журналистлар, фотографларга Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 17 хезмәткәре бар, шул исәптән татар редакциясе хәбәрчеләре. Болар түбәндәгеләр: генераль директор урынбасары - рус телле мәгълүмат лентасының баш редакторы Василина Олейник, рус редакциясе хәбәрчеләре Ольга Голыжбина, Елена Кривопатре, Диана Авакян, Алексей Анисимов, Валерия Белова, Лилия Чанышева, Гүзәл Гайнанова, татар редакциясе хезмәткәрләре Чулпан Шакирова, Гөлнар Гарифуллина, Динә Йосыпова, фотографлар Рамил Галиев, Салават Камалетдинов, Михаил Захаров, Александр Эшкинин һәм Илнар Төхбәтов, видеооператор Шамил Халилуллов.

“Шәһри Казан” газетасы корреспонденты Дамир Бәдриев журналистлар исеменнән рәхмәтен җиткерде.

“Барыгызга да яхшы эшегез өчен рәхмәт. Сезнең кебек кешеләр янәшәсендә эшләвем белән бәхетлемен”, - диде Айрат Зарипов очрашуны тәмамлап.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100