news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» редакцияләре 2018 елда 4,2 млн сум күләмендә грант алды

Грантлар - редакция бюджеты өчен җитди терәк, журналистларның хезмәт хаклары өчен өстәмә чыганак.

«Татмедиа» редакцияләре 2018 елда 4,2 млн сум күләмендә грант алды
Рамиль Гали

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). "Татмедиа" АҖ филиаллары 2018 елда редакцияләрне үстерүгә 4,2 млн сумнан артык федераль һәм төбәк грантларын җәлеп итте. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә биргән интервьюсында "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте.

"2018 елда безнең филиалларыбыз 4,2 млн сумнан артык грант алды. Чагыштыру өчен, 2017 елда грантлар һәм субсидияләр күләме бары тик 1,2 млн сум гына тәшкил иткән. "Зеленодольская правда", "Зеленый Дол" телекомпаниясе, "Нурлат-информ", "Мамадыш-информ", "Чаллы-ТВ "телекомпаниясе" грантларны аеруча актив җәлеп итә, – диде Кузьмин. Ул билгеләп үткәнчә, грантлар редакция бюджеты өчен җитди терәк, журналистларның хезмәт хакына өстәмә акча чыганагы булып тора.

"Шушы көннәрдә генә без ТР икътисад министры белән эшмәкәрлекне алга этәрүгә юнәлдерелгән журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләдек. "Татмедиа" ның 5 филиалы бу конкурсның лауреатлары булдылар, акчалата бүләкләр алдылар.

Конкурста җиңгән журналистлар 30 мең сумга якын премия белән бүләкләнде. Грантларны җәлеп итү турында без атна саен үткәрелә торган киңәшмәләрдә, "Татмедиа" баланс комиссияләрендә фикер алышабыз, конкурсларга гаризалар тапшыруны стимуллаштырабыз һәм контрольдә тотабыз", – дип аңлатты Кузьмин.

"Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин "Татар-информ"га узып баручы елда медиахолдинг эше йомгакларына һәм 2019 елга планнарга багышланган интервью бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100