Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа» проекты Digital Communications Awards ел премиясе лауреаты булды
Әлеге минутларда Мәскәүдә Digital Communications Awards ел премиясе лауреатларын бүләклиләр.
«DIGITAL-медиа&инструменты: видео» номинациясендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте лауреат булды. Жюрига «Снег Медиа» проекты тәкъдим ителгән иде. Әлеге проект видеосторителлинг форматында кешеләр тарихын сөйли.

21 февральдә нәкъ бер ел элек проектның беренче фильмы тәкъдим ителгән булган.
Проектның конкурентлары арасында алтын таба торган «Полюс» компаниясе, «ТАСС» агентлыгы, «Пятерочка» сәүдә челтәре һәм башкалар бар иде.
Digital Communications AWARDS – ел саен уздырыла торган һөнәри бәйге, аны Россиянең Коммуникация һәм корпоратив медиа буенча директорлар ассоциациясе оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз