news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа»ның социаль челтәрләренә язылучылар саны ике миллионга җитте

Холдинг составындагы 70 филиалның барысының да популяр социаль челтәрләрдә берләшмәләре һәм профильләре бар.

«Татмедиа»ның социаль челтәрләренә язылучылар саны ике миллионга җитте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). «Татмедиа» холдингына кергән гаммәви мәгълүмат чараларының социаль челтәрләрдәге берләшмәләрендә язылучыларның гомуми саны апрель аенда 2 миллионга җиткән. Шуларның 50 проценты — татар телле төркемнәрнең язылучылары.

Бүгенге көндә 70 филиалның барысының да «ВКонтакте», Instagram, Facebook, Twitter, «Одноклассники» кебек популяр социаль челтәрләрдә берләшмәләре һәм профильләре бар. Холдингның шулай ук YouTube видеохостингында – 73 һәм популяр мессенджерларда 15 каналы эшли.

Холдингның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге иң күпсанлы төркеме - «Интертат» татар интернет-газетасыныкы (40 меңнән артык язылучы). Instagram социаль челтәрендә «Шәһри Казан» газетасы (77 мең язылучы) аеруча популяр.

YouTube видеохостингында иң популяр татар телле канал - «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясенеке, 2016 елдан бирле ул 24 меңнән артык язылучы җыйган. Мәгълүмат агентлыгының рус редакциясе каналына 21 меңнән артык кулланучы язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot