news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татмедиа"ның 87 сайтына тәүлегенә 134 меңнән артык уникаль кулланучы керә

Республикада иң күп цитаталар китерүче басмалар рәтендә "Татар-информ" да бар.

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елның гыйнварында "Татмедиа" җәмгыятенең 87 сайтына уникаль керүчеләр саны тәүлегенә 134 мең 400 кешедән гыйбарәт. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 56 процентка артык. Бу хакта бүген коллегия утырышында "Татмедиа" Республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов хәбәр итте.

Ул Татарстанда Интернетка керү дәрәҗәсе 76 процентка җиткәнен әйтте. "Стационар һәм мобиль Интернеттан кулланучыларның гомуми саны 4 миллион 100 мең кеше тәшкил итә. Бер ел эчендә бу сан 10 процентка арткан. Аларның 70 проценттан артыгы Интернетка көн саен керә", – диде Айрат Зарипов.

Республикада иң күп цитаталар китерүче басмалардан Айрат Зарипов "Татар-информ" агентлыгын, "Бизнес-онлайн" электрон газетасын, "Реальное время", "Inkazan", "Вечерняя Казань" газетасы сайтларын атады.

"Бүген Интернет басмаларга үз аудиториясен тотып калу җиңел түгел. Аудитория мәгълүматны төрле чыганаклардан ала, оперативлыкны һәм контентның яңалыгын таләп итә. Моны аңлап, кайбер редакцияләр тирән аналитикага, башка берәүләр өзлексез мәгълүмат агышына, өченчеләр эксклюзив фото-видеога йөз тота", – диде Айрат Зарипов. Ул уникаль кулланучылар саны буенча лидерлар өчлегенә "Бизнес-онлайн", "KazanFirst ", "Татар-информ" керүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100