news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» Микунь шәһәренә Старчикова карикатуралары күргәзмәсен бүләк итте

Коми Республикасының Микунь шәһәре Мәдәният йортында совет карикатурасы классигы, Россиянең атказанган рәссамы, «Чаян» журналының баш рәссамы Борис Старчикованың күргәзмәсе ачылды. Ул сатирик графика остасының йөз еллык юбилеена багышлана.

Элекке фронтовик-солдат Борис Старчиков РСФСР Җинаять кодексының 58 маддәсе буенча сигез еллык срокны Микунь шәһәрендә уздыра.

«50 нче еллар башында лагерь җитәкчелеге аңа төзелеп килә торган Мәдәният йорты бинасын бизәү эшләрен йөкли. Старчиков тоткыннар бригадасы белән бергә бу биремне уңышлы үтәп чыга. Бинаның алгы өлешен калку бизәкләр, ә тамаша залы диварларын бөек рус шагыйрьләре барельефлары белән бизиләр. Моннан тыш, бина алдындагы мәйданда Борис Старчиков ясаган – кулына бала күтәргән хатын-кыз сыны да барлыкка килә», - дип сөйләде оешма директоры Оксана Денисова.

Микунь шәһәрендә Борис Старчиков исемендәге китапханә дә бар, аны энтузиаст һәм рәссамның истәлеген саклаучы Надежда Соловьева җитәкли.

«Узган елның көзендә безнең шәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре Казанга барды. Без Старчиков исеме белән бәйле истәлекле урыннарда йөрдек: ул укыган сәнгать училищесында, ул 10 ел эшләгән һәм карикатурачы булып танылган «Чаян» журналы редакциясендә булдык, Арча зиратында аның каберенә зират кылдык. Ул вакытта «Татмедиа» медиахолдингы генераль директоры Шамил Садыйков рәссамның карикатураларыннан Казанда, ә соңыннан коми җирендә күргәзмә оештыру тәкъдимен әйтте», - дип сөйләде Надежда Соловьева.

Шуннан соң Старчиков рәсемнәре «Татмедиа» галереясендә тәкъдим ителде, ә быел июнь башында күргәзмә Микунь шәһәрендә дә ачылды. Чара Борис Старчиковның 100 еллыгы һәм Усть-Вымск районы төзелүгә 100 ел тулуга багышланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100