news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Татмедиа” җәмгыяте социаль челтәрләр белән эшне активлаштырырга уйлый

2017 елда социаль челтәрләрдә “Татмедиа” ширкәте филиалларының рәсми битләренә язылучылар санын 1 млн га җиткерү ниятләнә.

“Татмедиа” җәмгыяте социаль челтәрләр белән эшне активлаштырырга уйлый
Султан Исхаков

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татмедиа”да социаль челтәрләрдән куллану эше буенча махсус бүлек пәйда булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерде.

“Медиабазарның заманча чынбарлыгы эзеннән барып, без социаль челтәрләрдән куллану активлыгын арттырабыз. “Татмедиа” хәзерге вакытта социаль челтәрләрне куллану буенча системалы эш башлый, тиздән монда махсус бүлек барлыкка киләчәк. Социаль челтәрләрдә “Татмедиа” ширкәте филиалларының рәсми битләренә язылучыларның гомуми саны 538 мең 953 кеше. 2015 елда 326 мең кулланучы иде”, - диде Андрей Кузьмин. Аның әйтүенчә, 2017 елда белгечләр алдында миллион язылучыга чыгу бурычы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot