news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» Max каналы берьюлы берничә төп рейтингта алдынгы урыннарны яулады

«Татмедиа» Max каналы цитаталар индексы буенча төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары рейтингын җитәкләде, берьюлы берничә төп рейтингта алдынгы урыннарны яулады. Каналның уңышы New Media телеграм-каналында бастырылган MaxDash аналитик сервисы мәгълүматлары белән раслана.

Тикшеренү нигезендә, «Татмедиа» 645 балл җыеп, төбәк телеканаллары арасында цитаталар индексы буенча абсолют лидер булды. Әлеге күрсәткеч буенча медиахолдинг каналы якындагы көндәшләрен шактый узып китә: икенче урында – «Көньяк Урал» (Чиләбе) 357 балл белән, өченче урында - «Кубань» (Краснодар) 284 балл белән.

Хәзерге вакытта «Татмедиа» MAX-каналы яңа iPhone 17 Pro уйната. Конкурста каналның барлык язылучылары да катнаша ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot