news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татмедиа һәм Татарстан журналы әдәби бәйге игълан итә

Бәйгедә Татарстан турындагы яисә Татарстан авторлары язган әсәрләр катнаша ала.

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының "Татмедиа" массачыл коммуникацияләр агентлыгы һәм “Татарстан” журналы әлеге  журналның әдәби премиясенә бәйге башлануы турында игълан итә.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, “Татарстан” журналының әдәби премиясе республика матур әдәбиятына үзеннән өлеш кертә алган авторларны табу һәм билгеләү максатыннан уздырыла.

Премия алырга дәгъва кылган роман, повесть, хикәяләр  моңа кадәр беркая да басылмаган булырга тиеш. Аларның я Татарстан турында, я Татарстан авторлары тарафыннан язылуы мәҗбүри.

Кулъязмалар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә кабул ителә – рус һәм татар телләрендә.

2017 елның декабрь аенда бәйгенең жюри әгъзалары рус һәм татар телләрендә берәр җиңүчене билгеләячәк. Гран-при отучының әсәре китап булып бастырылачак.

Катнашучыларга кулъязманың электрон вариантын, үзе турында кыскача биографик белешмә һәм әсәрнең синопсисын tatarstan@tatmedia.com электрон адресына җибәрергә кирәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot