news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» һәм Чувашиянең Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Яклар тәҗрибә уртаклашу һәм Татарстанда чуваш телендә чыга торган газета хезмәткәрләрен өстәмә укыту турында да сөйләште.

«Татмедиа» һәм Чувашиянең Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Фото: АО «Татмедиа»

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Бүген Чабаксар шәһәрендә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Шамил Садыйков һәм Чувашиянең Цифрлы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министры Кристина Майнина хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Документ «Чувашия Республикасында һәм Татарстан Республикасында булган актуаль вакыйгалар турында рус телендә оператив һәм дөрес мәгълүмати материаллар белән даими алмашып торуны» күздә тота.

Моннан тыш, ике як та тәҗрибә уртаклашу һәм Татарстанда чуваш телендә чыга торган газета хезмәткәрләрен өстәмә укыту турында да сөйләште. Бу хакта журналистларга «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

«Һәрберсенең төрле юнәлешләрдә эшләү буенча уникаль тәҗрибәсе бар. Бүген ишеткәннәр безне бик нык гаҗәпләндерде. Төрле кызыклы проектлар бар, без аларны үзебездә тормышка ашыра алабыз. Без коллегаларыбыз белән тәҗрибә уртаклашырга әзер», — диде Шамил Садыйков.

Татарстан медиахолдингы җитәкчесе чуваш телендә чыга торган дүрт район газетасы һәм бер республика газетасы хезмәткәрләрен өстәмә укыту турында килешүне икенче төп момент дип атады.

«Бу безнең өчен мөһим, чөнки чувашлар халык саны буенча Татарстанда өченче урында тора. Дөрес язу, дөрес сөйләү безнең өчен бик әһәмиятле», — диде ул.

Татарстанда чуваш телендә «Сувар» республика газетасы, Аксубай районында «Ял пурнăçӗ», Нурлат районында «Туслах» («Дуслык»), Буа районында «Ялав» һәм Чүпрәле районында «Таван ен» газеталары чыга. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100