news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» һәм Болгар ислам академиясе үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Болгар ислам академиясе журналистлар өчен дини темаларга укулар үткәрәчәк.

«Татмедиа» һәм Болгар ислам академиясе үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Салават Камалетдинов

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Болгар ислам академиясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов имзалады.

«Болгар ислам академиясе үзара хезмәттәшлек турында килешү төзү инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Безнең яктан да кызыксыну бар. Академия безнең хезмәткәрләр өчен ислам темасы буенча укулар үткәрү инициативасын белдерде», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. 

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта укытуның нинди форматта узачагы ачыклана. Болгар ислам академиясе «Татмедиа» хезмәткәрләре өчен семинар уздырырга җыена. Үз чиратында, академия акционерлык җәмгыятенә кергән мәгълүмат чаралары аша халыкка ислам турында дөрес мәгълүматлар җиткерә алачак.

Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов Шамил Садыйковка рәхмәтен белдерде. Аның әйтүенчә, уку йорты моңа кадәр үк «Татмедиа»ның теләктәшлеген тоеп яшәгән. Академия семинар яки белем күтәрү дәресләре үткәрергә әзер, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100