Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа» Казан югары уку йортлары студентлары өчен медиаинтенсив үткәрде

Бүген «Яратам» яшьләр клубында Татарстан Республикасының студентлар гаммәви мәгълүмат чаралары өчен медиаинтенсив башланып китте. Чараны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Идел» журналы үткәрә. Очрашуда бүген 80 студент катнашты.
Форумны «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Казан федераль университеты һәм «Казаньоргсинтез» заводы вәкилләре ачып җибәрде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Сүз журналистикада кадрларны тулыландыру турында бармый. Без актив тормыш позициясе, уртаклашыр нәрсәләре булган яшьләр турында сөйләшәбез. Бүгенге чарада катнашучы егетләр һәм кызлар үзләренә төрле яшәү рәвеше һәм һөнәр сайлый ала, ләкин иң мөһиме, алар монда тормышта кирәкле төп аралашу күнекмәләрен алачак!» - диде Айдар Сәлимгәрәев.
Программаның беренче өлеше «Яратам» яшьләр клубында узды. Студентлар «Студмедиа студентларны борчыган проблемаларны яктырту коралы буларак» дигән темага фикер алышты. Дискуссияне яшьләр һәм студентлар оешмалары вәкилләре, шулай ук ГМЧ редакторлары һәм хезмәткәрләре алып барды.
Шамил Садыйков ассызыклаганча, чараның бурычы – студентларны медиада эшләргә өйрәтү генә түгел, якын киләчәктә «Татмедиа» һәм «Идел» журналы белән берлектә кызыклы һәм уникаль проектлар булдыру.
Биредә шулай ук барлык теләүчеләр өчен медиа өлкәсендәге актуаль вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Студентлар өчен текстлар белән эшләү һәм видеога төшерү буенча мастер-класслар һәм воркшоплар үткәрелде.
Көннең икенче өлеше медиакейслар белән эшләүгә багышлана. Чараның бу өлешен «Казаньоргсинтез» территориясендә үткәрү планлаштырылган. Биредә катнашучыларны шулай ук экскурсия һәм «Эшче һөнәрләрне популярлаштыру» дип аталган медиауен көтә иде.
«Казаньоргсинтез» – кадрлар чыныктыру урыны, һәм без аларга мохтаҗ. Без, чыннан да, яшьләрне үзебезнең бизнес-процессларга җәлеп итү юнәлешендә зур тырышлык куябыз. Без һәрвакыт актив һәм акыллы яшьләргә шат. Нәкъ менә яшьләр – прогрессны алга этәрүче һәм яңа идеяләр чыганагы. Безгә килгән яшьләрнең күбесе актив рәвештә эшләп китә. Мин сезгә дә шуны телим, егетләр һәм кызлар!» - дип мөрәҗәгать итте медиаинтенсивта катнашучыларга «Казаньоргсинтез» поликарбонат җитештерү заводы директоры Тимур Гәрәев.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз