news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» коллективын медиахолдингның туган көне белән котлады

Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» коллективын медиахолдингның туган көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте коллективын медиахолдингның туган көне белән котлады.

«Татарстан һәм Россия Федерациясе мәгълүмат кырында республиканың уңай көн тәртибен алга этәрүдәге уңышларыгызны бөтен республика югары бәяли. Сез – журналистиканың чын профессионаллары һәм авыр һөнәрдә әле тәҗрибә туплап килүчеләр. «Татмедиа» берләшмәсендә сүз осталары һәм IT-белгечләр, полиграфия һәм нәшрият эше хезмәткәрләре, шулай ук әлеге зур машинаның өзлексез эшләвен тәэмин итүче башкалар бар.

Сезгә перспективалы яңа проектлар, иҗади казанышлар һәм боларның барысын гамәлгә ашыру өчен көч-дәрт, куәт телим. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге!» – дип йомгаклады «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot