news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» җитәкчеләре журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салды

«Татмедиа» җитәкчеләре журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салды
Рамил Гали

Бүген Казанда «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре Бөек Ватан сугышында Туган илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантана 9 Май алдыннан медиакомпания бинасы янында узды.

«Махсус хәрби операция этабында сугыш елларында булган хәлләрне күзаллау бөтенләй башкача. Бүген без үз гомерен биргән хезмәттәшләребезне искә алу өчен һәйкәл янына килдек. Безнең коллегаларыбыз да хәзер махсус хәрби операция зонасында, кемнеңдер кайтмау ихтималы да зур», – диде чәчәкләр салу тантанасыннан соң «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сугыш вакытында һәр фронтта татар телендә газеталар чыгуын билгеләп үтте. «Татарстан Язучылар берлеге һәм журналистлар берлеге сугыш хәрәкәтләрендә иң актив катнашучылар булган. Язучыларның һәм журналистларның күбесе фронтка киткән. Һәр совет фронтында татар телендәге газета чыккан», – диде ул.

Шамил Садыйков сүзләренчә, безнең төбәк журналистлары сугыш хәрәкәтләрен яктыртуда актив катнашкан һәм күпләр яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган. «Журналистлар өчен бу үзенчә мәгълүмати сугыш булган. Алар фотолар төшергән һәм фронтның алгы сызыкларында мәкаләләр язган, якташларыбызның каһарманлыгы турында сөйләгән», – дип билгеләп үтте Садыйков.

Ул журналистларның бүген дә махсус хәрби операция вакыйгаларын яктыртуда актив катнашуын искәртте. Күптән түгел фаҗига булды – Түбән Камадан журналист Александр Комаров һәлак.

«Татмедиа» акционерлак җәмгыяте филиаллары журналистлары фронт янындагы урыннарга актив йөри. «Татар-информ» хәбәрчеләре һәм фотографлары күптән түгел шундый командировкада булды, һәм бу эш дәвам итә», – диде Шамил Садыйков.

Тантанада шулай ук «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры Әнәс Әскәров һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100