Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа» җитәкчеләре Минскида татар диаспоралары вәкилләре белән очрашты
Казан делегациясе Беларусь татарларының «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» берләшмәсе вәкилләре белән очрашты. Минскида Фән һәм мәдәният үзәгендә «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров булды.
«Белоруссиядә татар диаспоралары 10 меңнән артык кешене тәшкил итә. Бу Туктамыш хан заманында – моннан 6-7 гасыр элек килеп урнашкан Белоруссия татарлары төркеме. Шулай ук Советлар Союзы чорында бирегә бик күп татарлар килеп урнашкан, гаиләләр корган», - дип уртаклашты «Татар-информ» белән Шамил Садыйков.
Аның сүзләренчә, Белоруссия татарлары бүген актив яши, аларның үз авыллары, мәчетләре бар, ел саен гомумреспублика Сабантуйлары үткәрәләр (Минск, Гродно, Ивье, Смолевичи шәһәрләрендә), шулай ук якшәмбе мәктәпләре эшли, анда дин нигезләре, гарәп теле, шулай ук татар теле һәм татар тарихын өйрәнәләр. Белорус телендә «Белоруссия татарлары тарихы» китабы нәшер ителгән.
«Белоруссия татарлары бергә җыела, аралаша, чәй эчә, уртак бәйрәмнәрне билгеләп үтә. Без алар белән очраштык, Татарстан һәм «Татмедиа» турында сөйләдек, аларның кызыксынулары турында белештек. Аларның татар телле ансамбле бар. Татар конгрессы аларга баян бүләк иткән, хәзер баянчы эзлиләр. Кыскасы, актив милли-мәдәни тормыш алып баралар», - дип йомгаклады Шамил Садыйков.
Айдар Сәлимгәрәев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе кичә Минскига «Белорус телеграф агентлыгы» (БЕЛТА) республика унитар предприятиесе белән хезмәттәшлек турында меморандум имзалау өчен эшлекле сәфәр белән килде.
Җитәкчеләр БЕЛТА агентлыгында булды, татар диаспоралары вәкилләре белән очрашты. Бүген алар Брест шәһәренә барырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз