news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Татмедиа" җитәкчесе Айрат Зариповка Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды

Татарстан журналистларына Әсгать Сәфәров дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Татмедиа" җитәкчесе Айрат Зариповка Татарстан Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды
Рамиль Гали

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе, “Тамедиа” акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров массакүләм матбугат чараларында эшләүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә саллы өлеше өчен “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең иртәнге һәм кичке тапшырулар директоры Леонард Дәүләтшинга Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре исеме бирелде. Шундый ук бүләккә “Челнинские известия” газетасы баш мөхәррире урынбасары Ольга Колесникова лаек булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты исә “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зариповка тапшырылды.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков карары буенча, озак еллар эшләве һәм массакүләм матбугат чаралары үсешенә саллы өлеше өчен “ГТРК-Татарстан” телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары Лилия Галимова, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире урынбасары Марат Закиров ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Татарстан Президенты Аппараты Әсгать Сәфәров исеменнән Рәхмәт хатлары “Татарстан — яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе генераль директоры урынбасары — техник директор Владимир Матвеевка бирелде.

Моннан тыш, “Татарстан — яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Мондый бүләк тагын берничә ММЧ вәкиленә тапшырылды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100