news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» Җиңү көне уңаеннан флешмоб башлый

«Татмедиа» Җиңү көне уңаеннан флешмоб башлый

«Татмедиа» АҖ басмалары журналистлары социаль челтәрләрдә акция башлый. Бу атнадан алар социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә Бөек Ватан сугышы елларында илне саклаган туганнары турында мәгълүмат урнаштырачак.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр иткәнчә, флешмоб идеясе очраклы гына тумаган. «Безнең һәркайсыбызның Ватанны саклауда катнашкан, батырлык үрнәге күрсәткән бабалары бар. «Татмедиа»ның һәр хезмәткәре социаль челтәрдәге сәхифәсендә туганнары хакында сөйләячәк. Безнең максат – бабаларыбызның батырлыгын күрсәтү», - дип ачыклык кертте медиахолдинг җитәкчесе.

Шамил Садыйков сүзләренчә, журналистлар акциясенә республикада яшәүче һәркем кушыла ала. Моның өчен «ВКонтакте» социаль челтәрендә бабаларың кылган батырлык хакында сөйләргә һәм #МойГеройМояСемья хэштегын куярга кирәк. Иң кызыклы тарихлар Татарстанда чыгучы газета-журналларда дөнья күрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100