news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ТАТМЕДИА» иң яхшы почта хезмәткәрләрен бүләкләде

Почтальонннарга - 15 мең, почта бүлекләренә 30 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

«ТАТМЕДИА» иң яхшы почта хезмәткәрләрен бүләкләде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Эльвира Гайнетдинова). Бүген “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге иң яхшы почтальоннарга һәм почта бүлекчәләре җитәкчеләренә акчалата бүләк тапшырды.

“ТАТМЕДИА”да “Татарстан почтасы” белән берлектә почтальоннар һәм почта бүлекләре арасында үткәрелгән бәйгегә нәтиҗә ясалды. Тантанага 2018 елның беренче яртыеллыгында газета- журналларга яздыру буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән биш хезмәткәр чакырылган.

Әлеге конкурс быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Конкурсның шарты – почтальоннар язылучыларны саклап кына калмыйча, аларның санын бермә-бер арттырырга тиеш.

Җиңүчеләрнең барысы да мактау грамотлары белән бүләкләнде. Моннан тыш, почта хезмәткәрләренә 15 мең, ә почта бүлекләренә 30 мең күләмендә акчалата премия тапшырылды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot