news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» һәм Казанның «Уникаль осталык үзәге» хезмәттәшлек турында килешү имзалады

«Татмедиа» һәм Казанның «Уникаль осталык үзәге» хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Казанда «Татмедиа» һәм «Уникаль осталык үзәге» креатив киңлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Уникаль осталык үзәге» проекты җитәкчесе, Татарстанның Креатив индустрияләрне үстерү үзәге генераль директоры Ранко Тепавчевич кул куйды.

Тантана Уникаль осталык үзәгендә узды.

Килешү халык-сәнгать кәсепләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән уртак вакыйгалы һәм нәшрият программаларын гамәлгә ашыруны күздә тота.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Уникаль осталык үзәге» генераль директоры Ранко Тепавчевич ике оешманың концептуаль якынлыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, килешүгә әзерлек берничә ай дәвам иткән, һәм төп максат – Уникаль осталык үзәген башка төбәкләр һәм илләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен «Татарстанның кунак бүлмәсе»нә әверелдерү.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков искәрткәнчә, медиахолдинг, әдәби журналларны һәм «Ел татарлары» премиясен дә кертеп, милли үзенчәлекне саклауга юнәлдерелгән масштаблы проектлар гамәлгә ашыра инде. Хәзер, аның сүзләренчә, аларга Уникаль осталык үзәгенең җитештерү базасы һәм һөнәрчелек экспертизасы да өстәләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«ТАТМЕДИА» концепциясе һәм Уникаль осталык үзәге концепциясе бик охшаш. Безнең дә милли мәдәни кодны, гореф-гадәтләрне һәм тарихны популярлаштыру теләге бар. Әмма Уникаль осталык үзәгенең зур өстенлеге шунда ки, монда мәйданчык кына түгел, ә кызыклы остаханәләр дә бар, милли эшләнмәләр дә җитештерелә. Шуңа күрә без аудитория белән аралашу форматын яңа проектлар белән баета алабыз. Бурычларыбыз уртак - татар мәдәниятен, гамәли сәнгать традицияләрен үстерү. Юл озын, кызыклы һәм бик файдалы. Бу барысына да файда китерер дип уйлыйм», - диде Шамил Садыйков.

«ТАТМЕДИА» медиа ресурслары Уникаль осталык үзәге осталарына һәм резидентларына яңа аудиториягә чыгарга ярдәм итәр, ә креатив кластер, үз чиратында, медиахолдингка укучылар һәм тамашачылар белән турыдан-туры аралашу өчен уникаль контент һәм локацияләр тәкъдим итәр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot