Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татмедиа" хезмәткәрләре өмәдә катнашты
Республика матбугат басмаларында эшләүчеләр бина тирәсен тәртипкә китерде һәм алмагачлар утыртты.
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). "Татмедиа" АҖ басмаларының коллективлары, генераль директор Андрей Кузьмин җитәкчелегендә, бүген республика экологик өмәсендә катнашты. Газета, журнал, электрон ММЧ редакцияләренең хезмәткәрләре матбугат үзәге тирәсен чүптән чистартты, эш урыннарын тәртипкә китерде. "Татмедиа" җитәкчесе бина янында урнашкан аллеяга алмагач үсентеләрен утыртты.
"Өмәләр үткәрү – яхшы гадәт. "Татмедиа" Акционерлык җәмгыятенең республика күләмендә уза торган язгы акциягә кушылуына мин бик шат. Без шәһәребезне чистарак һәм яхшырак итәргә тиеш. Хезмәткәрләребезнең күтәренке кәеф белән эшләвенә шатмын", – диде Андрей Кузьмин.
Гадәт буенча өмәгә янгын вакытында бирелә торган сигнал чакырды. Гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, урамга чыгып, эш кораллары – көрәк, тырма, себерке кебек эш кораллары алды. Кояшлы һава торышы тату эш барышын һәм яхшы кәеф булдыруда ярдәм итте.
Исегезгә төшерәбез, бүген республиканың барлык шәһәр һәм район җирлекләрен чүп-чардан арындыру өмәләре уза. Анда меңләп кеше катнаша. Казанда гына гомумшәһәр җыештыру өмәсенә 50 мең кеше чыкты. Ишегаллары, парклар һәм скверларны җыештырырга 600 дән артык берәмлек техника җәлеп ителгән. Төп игътибар яр буе зоналарын һәм шәһәр урман паркларын чүп-чардан арындыруга бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз