news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» һәм «Луганьмедиа» медиахолдинглары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

«Татмедиа» һәм «Луганьмедиа» медиахолдинглары хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Фото: «Луганск24»

Бүген Луганскиның Журналистлар йортында «Татмедиа» һәм «Луганьмедиа» медиахолдинглары вәкилләре хезмәттәшлек турында килешү имзалады.

Фото: «Луганск24»

«Коллегаларның мәгълүмат өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә теләүләре бик шатлыклы булды. Шулай ук иң мөһиме – хезмәттәшләр үзләренең еллар буе туплаган кыйммәтле тәҗрибәләрен тапшырырга тели», – дип билгеләп үтте Луганск Халык Республикасы Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Александра Веселова.

Якын арада Луганск Халык Республикасы журналистлары өчен ике юнәлеш буенча өйрәтү семинары оештырылачак: сторителлинг һәм социаль челтәрләрдә контент белән эшләү.

«Луганск журналистларын конкурсларда һәм семинарларда катнашырга чакырабыз, чөнки аралашу, бер-береңнең тәҗрибәсен өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу – журналистлар өчен төп инструмент», – диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Фото: «Луганск24»

news_right_1
news_right_2
news_bot