Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа» һәм КФУ журналистика өлкәсендә кадрлар әзерләү турында килешү төзеде
«Татарстан Республикасы Армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять (ДОСААФ)» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсендә массакүләм мәгълүмат чаралары белән очрашу булды. Чарада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән Казан федераль университеты арасында республикада журналистика өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
«Бу килешү белән без ике якның да үзара хезмәттәшлек итәргә теләвен билгеләдек. Ягъни Казан федераль университеты булачак белгечләрне безнең таләпләр буенча укытырга әзер, ә «Татмедиа» факультет тормышында катнашачак», – дип аңлатты «Татар-информ»га «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Аның әйтүенчә, әлеге килешү югары уку йорты һәм агентлык алып барган зур эшнең хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз