Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа» һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы медиа өлкәсендә хезмәттәшлек турында килеште
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы уртак медиапроектлар эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Мәгълүмат департаменты директоры Абдулхамид Ас-Салихи очрашуында сүз барды.
Әлеге очрашу Россия делегациясенең Җиддә шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды, анда Ислам хезмәттәшлеге оешмасының профильле департаментлары җитәкчеләре белән дә очрашулар үткәрелде.
Сәлимгәрәев һәм Ас-Салихи шулай ук Россиядә ислам илләре журналистлары өчен мастер-класслар уздыру мөмкинлеге һәм студентлар белән алмашу программасы турында да фикер алышты.
Эш сәфәре һәм сөйләшүләр «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан 2025 елга планлаштырылган чаралар кысаларында оештырылды.
Очрашуда Россия ягыннан РФ Президентының Эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты җитәкчесе, «Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифен үстерү фонды» советы рәисе Евгений Еремин, әлеге фонд директоры Михаил Грязнов, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисенең урынбасары Марат Гатин, Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы даими вәкиллегенең урынбасары Аскер Тапов, РФнең Җиддәдәге генераль консулы Юсуп Абакаров, Татарстан Президенты ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз