Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татмедиа” халыклар һәм диннәр арасында мөнәсәбәтләрне яктырткан эшләргә бәйге игълан итте
Бәйгедә катнашу өчен бу теманы яктырткан һәм 2017 елның 1 августыннан 2018 елның 20 июленә кадәр чыккан эшләрне 29 июльгә кадәр тапшырырга кирәк.
(Казан, 23 март, “Татар-информ”). “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итте.
Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар, иҗат коллективлары һәм төркемнәре катнаша ала.
Конкурс "Иң яхшы телевизион сюжет (телевизион тапшыру)"; "Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)"; "Басма матбугатта иң яхшы язма"; "Интернет мәгълүмат чараларында иң яхшы материал"; "Социаль челтәрләрдәге иң яхшы блог (аккаунт, төркем)" номинацияләре буенча оештырыла.
Җиңүчеләргә һәрбер номинациядә акчалата бүләкләр каралган. 1 урын өчен 65 000 сум, 2 урын өчен 51 000 сум бирәчәкләр.
2017 елның 1 августыннан 2018 елның 20 июленә кадәр шушы тема буенча иҗат ителгән конкурс эшләре 29 июльгә кадәр Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт (6 нчы кат) адресы буенча кабул ителә. Бәйгегә кимендә 3 эштән торган цикл тәкъдим ителергә тиеш.
Элемтә өчен җаваплы: оештыру бүлеге җитәкчесе - Тетерина Марина Михайловна, тел.8 (843) 570-31-06, e-mail: Marina.T@tatar.ru.
Бәйгенең нигезләмәсе белән "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сайтында танышырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз