news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең туган көне белән котлады

Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең туган көне белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков барлык хезмәттәшләрен медиахолдингның туган көне белән котлады.

««Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә 17 яшь тулды! Без балигълык яшен тутыру бусагасында. Шунысы куанычлы – Татарстанның медиахолдинг булдыру һәм әлеге форматта эшләү тәҗрибәсен Россия төбәкләре, шулай ук күп кенә якын чит илләр өйрәнә.

17 ел эчендә компания нәтиҗәлелеген исбатлады. Республиканың зур медиа-командасы көн саен яңалыклар әзерли һәм аларны кыска вакыт эчендә максатчан аудиториягә җиткерә. Без төрле жанрларда, төрле форматларда, төрле мәйданчыкларда эшли беләбез. Без яңа компетенцияләр үзләштерергә һәм шул ук вакытта төп миссиягә тугры булып калырга әзер.

Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм эшегездә уңышлар телим!

Зур максатлар һәм бурычлар белән компаниябезнең 18нче елына аяк басабыз!» – дип котлау сүзләрен җиткерә Шамил Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100