news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» газеталарына һәм журналларына ташламалы бәядән язылырга мөмкин

«Татмедиа» газеталарына һәм журналларына ташламалы бәядән язылырга мөмкин
Фото: «Татар-информ»

4 декабрьдә Бөтенроссия язылу декадасы башланды. Ул 14 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда «Татмедиа» АҖ газета һәм журналларына 13 процентка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин, дип хәбәр итә акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте.

«Татмедиа» АҖ «Сөембикә», «Идел», «Сәхнә», «Чаян», «Татарстан», «Безнең мирас», «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Мәйдан», «Казань» журналларына, «Шәһри Казан», «Казанские ведомости», «Туганайлар», «Сувар», «Мәдәни җомга» газеталарына, шулай ук район басмаларына язылырга тәкъдим итә.

Балалар өчен татар телендә чыга торган «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасына да махсус бәядән язылырга мөмкин.

Газета һәм журналларга барлык почта бүлекләрендә язылырга була.

Шулай ук «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең http://tatmedia.ru/podpiska/ сайтындагы онлайн-язылу сервисыннан да файдаланырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100