news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» газета-журналларга язылучылар арасында 100 мең сум һәм бүләкләр уйнатты

«Татмедиа» газета-журналларга язылучылар арасында 100 мең сум һәм бүләкләр уйнатты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген, 4 февральдә «Татмедиа»да газета-журналларга язылучылар арасында 100 мең сум һәм кыйммәтле бүләкләр уйнатты. Акциядә Татарстан һәм Башкортстаннан, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан 691 укучы катнашты. Төп призны, 100 мең сумны, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районыннан Тәскирә Кашапова алды (379 нчы катнашучы).

«Акциянең иң яшь катнашучысына дүрт яшь кенә, аның исеме Айзилә Бикмуллина, ул Биектау районыннан. Ул «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларын алдыра. Акциядә иң өлкән катнашучы – Мамадыш районыннан Ганиуллина Сания Ризван кызы. Аңа 93 яшь. Ул «Нократ», «Казан утлары», «Вятка», «Ялкын», «Салават күпере», «Шәһри Казан.Язмыш» басмаларына языла», – дип сөйләде «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина.

Бүләк уйнатуда 2026 елның беренче яртыеллыгына кимендә ике басмага язылучылар катнашты. Җиңүчеләр шулай ук телевизор, тонометрлар, вертикаль тузан суырткычлар, электр иттарткычлар, шуруповертлар, инструментлар җыелмалары, тегү машинасы, автомобиль өчен тузан суырткычлар һәм блендерлар оттылар.

Катнашучылар арасында даими укучылар бар, алар акциядә даими катнаша.

«Бу юлы Балтач районы иң актив район булды. Квитанцияләр җибәреп, әлеге акциядә катнашырга карар кылган иң күп язылучылар нәкъ менә Балтач районыннан. Бездә һәр ярты ел саен акция уздырыла», - диде Ләйсән Сафина.

«Татмедиа»ның биш һәм аннан күбрәк басмасына язылучы рекордсменнар өчен икенче конкурс та булды. Әлеге акциядә катнашкан 17 кеше арасында вертикаль тузан суырткыч, электр иттарткыч, инструментлар җыелмасы, блендер һәм тонометр уйнатылды.

Уен нәтиҗәләре буенча вертикаль тузан суырткыч Питрәч районыннан Г.Сутгинага эләкте. Электр иттарткычны Казанда яшәүче Усманова С.алды, инструментлар җыелмасын Актаныш районыннан Зарипова Л. отты. Яшел Үзәннән Гарипова В.блендер алачак, ә тонометр Питрәч районыннан М.Шәмсетдиновка эләкте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Конкурсны үткәрүне комиссия күзәтте, аның составына «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров, «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова, «Ялкын» журналының баш мөхәррире Энҗе Габдуллина һәм «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова керде.

Җиңүчеләрне бүләкләү 11 февральдә 15 сәгатьтә «Татмедиа» бинасында (Казан, Декабристлар ур., 2) була.

news_right_1
news_right_2
news_bot