news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» газета-журналларына язылган Әтнә районы кешесе телевизор отты

Иң актив язылучылар бәйгесендә җиңүчеләргә йон юрган, мультиварка, блендер һәм ит тарткычы да бүләк ителәчәк.

«Татмедиа» газета-журналларына язылган Әтнә районы кешесе телевизор отты
Солтан Исхаков

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте нәшер иткән газета һәм журналларның иң актив укучы – Әтнә районыннан Рафаэль Мөхәммәтҗанов телевизор отты. Бүләкләрне бүген «Татмедиа» бинасында (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт) уйнаттылар.

«Һәр ярты ел саен өч яки аннан артыграк басмага язылып, безгә үз квитанцияләрен җибәргән кешеләр арасында телевизор уйнатабыз. Бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән (Кырым, Чиләбе, Екатеринбург, Пермь крае, Башкортстан һ.б.) заявкалар килә», - дип искәртте «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Эльвира Исмәгыйлева.

Бәйгедә 178 абунәче катнашты. Алар арасында телевизор гына түгел, 12 комплект йон юрган, мультиварка, электр ит тарткычы һәм блендер да уйнаттылар.

Төп бүләк – телевизорга Әтнә районында яшәүче Рафаэль Мөхәммәтҗанов ия булды.

Абунәчеләргә бүләкләрне почта аша җибәрәчәкләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot