news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» галереясында совет Татарстаны журналистлары турында фотокүргәзмә ачыла

Күргәзмәгә килүчеләр өч үзенчәлекле фоторепортер – Фәрит Гобәев, Эдвард Хәкимов һәм Рамил Галинең эшләре белән таныша алачак.

«Татмедиа» галереясында совет Татарстаны журналистлары турында фотокүргәзмә ачыла

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). 7 августта «Татмедиа» галереясында «Совет Татарстаны журналистлары турында фотопоэма, ТАССР медиасы – фоторепортерлар күзлегеннән» дигән күргәзмә ачыла. Галерея беренче тапкыр асылы гади дә, шул ук вакытта үзенчәлекле дә булган фотопроект тәкъдим итәчәк: журналистлар ачыктан-ачык һәм ихлас күңелдән журналистлар турында сөйли.

ТАССРдагы социалистик төзелешләр, партия җыелышлары, хезмәт кешесенең казанышлары һәм игенчеләр ирешкән уңышлар сугыштан соңгы чорда республика матбугатындагы төп темалар булган. Моннан тыш, талантлы фоторепортерлар хезмәттәшләренең эшен һәм көндәлек тормышын да фотога төшергән. Шуның нәтиҗәсендә яшь буын дистә еллардан соң да аларны эш урынында күрә ала.

Күргәзмәгә килүчеләр өч үзенчәлекле фоторепортер – Фәрит Гобәев, Эдвард Хәкимов һәм Рамил Галинең эшләре белән таныша алачак. Алар «нык үсеш алган социализм» эпохасыннан үзгәртеп кору чорына кадәр совет Татарстаны журналистлары турындагы картинаны сурәтли.

Төрле басмаларда эшләгән фоторепортларның өчесе дә үз вакытында «Тасма» легендар иҗат төркеменә кергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot