news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» галереясендә «Татарстан» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли

Йөз ел дәвамында басма тугыз тапкыр исемен үзгәрткән.

«Татмедиа» галереясендә «Татарстан» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли
Рамил Гали

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татарстан» журналына 100 ел тулу уңаеннан «Татмедиа» бинасының беренче катындагы галереяда басманың тарихына багышланган фотокүргәзмә ачылды. 

«Журнал — Республиканың яшьтәше. „Татарстан“ журналында республиканың гасырлык тарихы чагыла. Тулаем алганда, ул һәр дәвердәге халәтне чагылдырды. Эшчәнлеге дәверендә журнал тарих таләпләренә туры килеп, үзгәрде, ул тугыз тапкыр исемен үзгәртте», — дип сөйләде Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков күргәзмәнең «Корстон» һәм Милли музейда булганын әйтте. «Безнең максат — кешеләргә бу басманың юбилее турында җиткерү», — диде ул.

Журналның баш мөхәррире Татьяна Вафина сүзләренчә, күргәзмәдә журналның тугыз гомере чагыла. «Журналның беренче саны 1920 елның 1 декабрендә „Вестник Татарского областкома РКП (б)“ исеме астында чыккан. Аны Александр Тянаев җитәкләгән», — дип сөйләде ул.

1921 елда басма «Спутник агитатора» һәм «Коммунистический путь» исемнәре астында чыга. 1925 елда журнал «Путь Ильича» һәм «Причал» исеме астында билгеле була. Татьяна Вафина сүзләренчә, «Причал» исеме астында чыкканда журнал әдәбият юнәлешенә күчә һәм шуның белән үзенә җәлеп итә. Хәзерге «Татарстан» журналы «Причал»га охшатып эшләнә.

1926 елда ул «Спутник партийного активиста», 1932 — «Татарстан Большевигы», 1958 — «Татарстан Коммунисты» исемнәре белән басыла. 1977 елда «Коммунист Татарии» журналы беренче булып Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1991 елдан басма «Татарстан» журналы буларак билгеле.

«Журнал рус һәм татар телләрендә чыга. Ул һәрвакыт республика тормышын күрсәтеп бара. Журнал өчен яңа гасыр башлана. Йөз ел үткәч, безнең эшне дәвам итүчеләр хәзерге вакытны да искә алыр», — дигән өметен белдерде баш мөхәррир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100