news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» филиаллары мөхәррирләре Юлай Низаевның фотокүргәзмәсенә фикерләрен әйттеләр

«Татмедиа» филиаллары мөхәррирләре Юлай Низаевның фотокүргәзмәсенә фикерләрен әйттеләр
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Фотографлар берлегендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы хәбәрчесе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаевның фотокүргәзмәсе ачылды. Ул 2022 елдан бирле ТР Фотографлар берлеге вәкиле. Күргәзмә «Чәчү барышы һәм авыл объективта» дип аталды. Бу уңайдан «Татмедиа»ның районнардагы филиал мөхәррирләре теләкләрен ирештерделәр.

«Юлайны мин Актаныш редакциясендә эшләгәннән бирле беләм. Ул вакытта Юлайның баш редакторы «безгә Башкортстаннан яшь егет килде, шундый чырыш һәм тырыш дигән иде. Һәм күрешкәч, игътибар иттем ул «ат хәтле буйлы», бар нәрсәне белергә теләве, үҗәтлеге күренеп тора. Мин аның кулында еш кына фотоаппарат күрә идем һәм исем китә иде: нигә телефонга төшерми икән, дип. Ә ул үзенә архив җыеп барган икән. Шундый яшь килеш шәхси күргәзмә оештырган кешене күргәнем юк әле. Бу әлбәттә, Юлайның үзенчәлеге. Ул бүгенге көндә Татарстанның шактый зур медиахолдингы системасында тырыш хезмәт куя, бу зур дәрәҗә», – дип ассызыклады «Минзәлә-информ» баш мөхәррире Илдус Шаһиев.

Шулай ук Шаһиев Низаевка теләкләрен ирештерде. «Уңышлар телим. Басма матбугат бетмәячәгенә ышанабыз, шулай ук социаль челтәрләр белән эшләү дә бүгенге көндә актуаль. Ләкин шулай да, бәлки язмалары китап буларак та нәшер ителер», – диде ул.

«Исемдә, Юлай белән «Актаныш-информ»да иңне-иңгә куеп, бер кабинетта эшләдек. Һәм мин аның нинди ихлас һәм зур энтузиазм белән авыл хуҗалыгы тармагы яктыртучы журналист булып үсүен күрдем. Ул һәрвакыт киңәшләшеп эшләргә яратты. Бүгенгесе көнне хезмәттәшебезнең уңыш-казанышларын күреп сөенәбез, горурланабыз. Алга таба да уңышлы фотокадрлар, бәрәкәтле хезмәт телим! Объективында гел басу уңганнарын данлаган уңышлы фотосурәтләр булсын. Ул яктырткан, күргәзмә өчен сайлаган тема бик мөһим һәм көн кадагында», – диде «Актаныш-информ» веб-мөхәррире Ләйсән Газизова.

Күргәзмәдә Юлай Низаевның 10 фотосурәте тәкъдим ителде. «Актаныш икмәге», «Таң» серияләре экранда слайд-шоу форматында күрсәтелде.

«Татарстан, татар журналистикасында яшь коллегаларыбызның булуы бик куанычлы. Алар арасында безнең дустыбыз Юлай да бар. Ул республика күләмендә һәм районнарда барган тормышны яктыртуда лаеклы өлеш кертә. Хөрмәтле дустыбызга алга таба да иҗади уңышлар, «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге исеменнән җылы теләкләр юллыйбыз. Иҗаты бер вакытта да саекмасын», – диде «Теләче-информ» баш мөхәррире Ленар Хуҗин.

Чара барышында Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, «Болгар» радиосынннан Люция Шәрәфиева, нәфис сүз остасы һәм режиссёр Розалия Зәкиева, Ханты-Манси округыннан билгеле милләттәшебез Раушания Исхакова, ТР Фотографлар берлеге әгъзалары һ.б. катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot