news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» Фәрит Гобәевның уникаль фотоальбомын тәкъдим итте

«Татмедиа» Фәрит Гобәевның уникаль фотоальбомын тәкъдим итте
Солтан Исхаков

«Татмедиа»да Татарстанның танылган фотографы Фәрит Гобәевның «Искусство присутствия» дип аталган беренче фотоальбомын тәкъдим иттеләр. Фотосурәтләр белән елъязма язучының ике йөздән артык аклы-каралы сурәтләре әлеге басмага кертелгән. Алар – соңгы 50 ел эчендә җыелган иң яхшы хезмәтләр.

«Фәрит Гобәев – ул уникаль шәхес, Татарстан тарихында иң текә һәм бөек фотографларның берсе. Аның уникальлеге – ул мәкаләләр яза торган бердәнбер фотограф. Мондый күренекле шәхес белән хезмәттәшлек итү безнең өчен зур дәрәҗә», – дип билгеләп үтте «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков.

Фотоальбом битләрендә Татарстан фотографиясе тарихындагы иң матур һәм уникаль фотосурәтләр тупланган. Алар арасында биюче Рудольф Нуриевның эксклюзив фоторәсемнәре, режиссер Андрей Тарковский төшкән кадрлар, композитор София Гобәйдуллинаның портреты, шулай ук шагыйрь Евгений Евтушенконың соңгы фотосурәтләреннән берсе бар. Евтушенконың бу фотосы 2014 елда Казанга килгән чакта төшерелгән.

Фәрит Гобәев сүзләренчә, фотоальбомга исемне сайлау бик тиз булмаган. «Дөресен генә әйткәндә, мин альбомга нинди исем бирү турында бик озак уйландым. Мин музыкант түгел, әмма инглиз телендә дә, рус телләрендә дә матур яңгырашлы исем табарга теләдем», –  дип сөйләде фотограф.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100