news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татмедиа» елга нәтиҗәләр ясады һәм хезмәткәрләрне бүләкләде

«Татмедиа» елга нәтиҗәләр ясады һәм хезмәткәрләрне бүләкләде
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» медиахолдингы 2025 елга нәтиҗәләр ясап, өлкә үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләде. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларын Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе хезмәткәре дә бар. Редактор Резеда Шакирова Татарстан Рәисе сайлауларын мәгълүмати яктан оештыруда актив катнашкан өчен грамотага лаек булды.

Айдар Сәлимгәрәев узган елның бик нәтиҗәле һәм кызыклы узуын билгеләп үтте.

«Ел бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, бик күп вакыйгалар булды. Без барыбыз да эшләдек, өйрәндек, нәтиҗәләргә ирештек, күп темалар булды. Барыгызга да рәхмәт – без бу елны бергә уздырдык», – диде ул.

Медиа тармагының киләчәк үсеше турында сөйләгәндә, агентлык җитәкчесе үзгәрешләрнең алга таба һәм аңлаешлы рәвештә дәвам итәчәген ассызыклады.

«Без үзгәрешләрне йомшак һәм аңлаешлы рәвештә дәвам итәрбез. Барыгызны да бу яңа киләчәккә чакырам – кызыклы, актуаль һәм перспектив булып калу мөһим», – диде җитәкче.

Аерым алганда, ул медиакуллану трансформациясе һәм аудиториянең үзгәрүе турында сөйләде.

«Телевидение, газеталар һәм журналларны классик аңлау акрынлап үткәндә кала. Әмма традицион форматлардан баш тартмыйбыз – аларның үз аудиториясе бар. Ләкин бүген төп өстенлек – заманча стандартлар һәм форматларга юнәлгән яңа буын белән эшләү», – дип ассызыклады ул.

Сүзен йомгаклап, Айдар Сәлимгәрәев коллективны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм хезмәткәрләргә рәхмәт әйтте.

«Иң мөһиме – актив булу, үз-үзеңә ышану һәм позитив булу. Якынлашып килүче Яңа ел белән, яңа өметләр белән. Өйдә һәм гаиләдә барысы да яхшы булсын, киләчәккә ышаныч белән карагыз. Безнең бурыч – өлгерү һәм тормыштан тәм табу!» – дип йомгаклады Айдар Сәлимгәрәев.

news_right_1
news_right_2
news_bot