news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков «Татар-информ»ның беренче җитәкчесе Гомәр Богдаловны юбилее белән котлады
Скопировать ссылку
«Татар-информ»ның беренче җитәкчесе Гомәр Богдалов бүген үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Гомәр Богдаловны котларга агентлык хезмәткәрләре җыелды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов та котлауларга кушылып, юбилярга Рәхмәт хаты тапшырды.
- Гомәр Богдалов – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының элеккеге генераль директоры. 1942 елның 6 ноябрендә Пенза өлкәсенең Пәлдәнге авылында туган. Актүбә педучилищесын, Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын, КПСС ҮК каршындагы АОН тәмамлый. 1964 елда радио редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1965 елдан 1972 елга кадәр – «Кузнецкий рабочий» шәһәр газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь, 1973 елдан 1974 елга кадәр «Комсомолец Узбекистана» газетасында бүлек мөдире булып эшли. 1974-1977 елларда «Агитатор Үзбекистана» журналының җаваплы секретаре, 1979 елда ТАССның Үзбәк бүлегендә җаваплы чыгаручы була. 1980 елдан 1990 елга кадәр «Социалистическая индустрия» һәм «Рабочая трибуна» КПСС Үзәк комитеты газеталарының корреспонденты вазифасын башкара, ә 1991 елдан 1993 елга кадәр – «Татар иле» газетасының баш мөхәррире.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2