news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» делегациясе Сочидагы форумда «Чаян» журналы карикатуралары күргәзмәсен ачты

«Татмедиа» делегациясе Сочидагы форумда «Чаян» журналы карикатуралары күргәзмәсен ачты
Фото: © «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева

Сочида «Бөтен Россия» заманча журналистика форумында нәшер ителә башлавына быел 100 ел тулган «Чаян» сатира һәм юмор журналының күргәзмәсе ачылды. Экспозицияне, кызыл тасманы кисеп, тантаналы рәвештә «Татмедиа» АҖ делегациясе ачты. Чарада медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты.

«Чаян»ның тиражы 900 меңгә җиткән вакытлар да бар иде. Ул бөтен илгә таралды. Безгә кешеләр килеп, әниләре, әби-бабалары аны өйләренә алдыруларын әйтә. Әлеге журнал Советлар Союзындагы барлык өйләрдә дә диярлек бар иде. Ул хәзер дә бөтен илдә чыгуын дәвам итә. Журнал федераль каталогта, «Яндекс.Маркет»та һәм «Озон»да бар», - дип искәртте ул.

«Йөз ел! Бу – гаять зур хезмәт. Монда бит язу белән генә эш бетми. Рәссам карикатура ясарга, ул актуаль булырга тиеш. Журналны 1923 елда, яңа тормыш төзелә башлаган чорда юктан гына уйлап тапмаганнар», - дип өстәде Садыйков.

«Татмедиа» АҖ җитәкчесе шулай ук сатира һәм юморның бүгенге көндә дә актуаль булуын искәртте. Ул журналның планнары белән дә уртаклашты: редакция махсус хәрби операция барышында дошманга каршы көрәш темасына карикатуралар бәйгесе игълан итәргә ниятли.

Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев «Чаян» карикатураларының үзенчәлекле булуына, нечкә татар юморын чагылдыруына игътибар юнәлтте. Ул коллективны журнал нәшер ителә башлауның 100 еллыгы белән котлады.

Соловьев журналның атамасы уңаеннан шаяртып та алды. «Крокодил» юк инде, ә «Чаян» чыга», - диде ул.

Экспозиция ачылышында аншлаг иде, башка төбәкләрдән килгән коллегалар журналны тиз арада алып та бетерде.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, «Татмедиа» медиахолдингы «Бөтен Россия» заманча журналистика форумында берничә медиапроект - «Чаян» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә, яшьләр өчен чыга торган яңартылган «Идел» һәм «Идель» журналлары һәм «Татмедиа династияләре» проектын – тәкъдим итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100