news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның автограф сессиясе була

Кичәдә язучының «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителә.

«Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның автограф сессиясе була
Илнар Төхбәтов

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). 16 декабрьдә «Татмедиа»дагы «Әдәби кафе»да Галимҗан Гыйльмановның «Албастылар» исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф сессия була. Әлеге кичәдә «Албастылар» әсәренең икенче, дәвамлы басмасы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Әсәрнең үзәгендә мәҗүси һәм дини тәгълиматларга бөтен рухияте һәм яшәеше белән береккән Хәлимнең үз хәтере, иманы, мәхәббәте өчен көрәше сурәтләнә. Сихер дөньясында саф килеш сакланып калган Майя исемле урман кызы аның бәхетенә дә, драмасына да әверелә», диелә бу хәбәрдә.

Кызыксындыру максатыннан, китапка әсәрнең дәвамы буларак иҗат ителгән «Албастылар-2» әсәренең беренче бүлеге урнаштырылган.

Кичә Казанның Декабристлар урамындагы 2 нче йортта урнашкан бинада 16.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100