news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да татар телендә балалар YouTube проектлары эшли башлады

«Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере» һәм «Идел» журналлары ике яшьтән һәм аннан өлкәнрәк балалар өчен программалар әзерли.

«Татмедиа»да татар телендә балалар YouTube проектлары эшли башлады

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә татар телендә балалар YouTube проектлары эшли башлады. Барлык роликлар да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган «Яшь Татмедиа — Татмедиа Junior» бренды белән чыгачак.

«Яңа проектларны «Салават күпере», «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналлары филиаллары базасында эшләү планлаштырыла. Барлыгы 1 минуттан 30 минутка кадәр хронометражлы 32 видеопроект эшләнгән. Алар YouTube, Instagram, TikTok социаль челтәрләрендә урнаштырылачак», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм һәр проектның YouTube та үз каналы булачагын аныклады.

Аның сүзләренчә, замана балалары газета укымый, радио тыңламый, телевизор карамый, шуңа күрә «Татмедиа» басмалары интерактив булырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә акционерлык җәмгыять алдында социаль челтәрләрдә проектларны алга этәрү бурычы тора иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100