Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Татмедиа”да республика чараларын уңышлы яктыртучылар бүләкләнде
Журналистлар бүләкләрне “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов кулыннан алды.
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Егор Никитин). “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгыда журналистларга зур республика чараларын уңышлы яктырткан өчен бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” хезмәткәрләре дә бар.
Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталарын тантаналы төстә “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды. Ул республика чараларын яктырту югары дәрәҗәдә булуын һәм аларның федераль дәрәҗәдә дә танылуын билгеләп үтте.
“Конфедерацияләр Кубогы чаралары искиткеч яктыртылды, ул Мәскәү коллегалары бәяләвенчә, иң яхшысы булды. Соңгыларын карасак, Чит ил эшләре министрлыгы оештыруны сораган иде – чит ил корреспондентлары визиты, “Күпмилләтле Россия” һәм уңышлы оештырылган һәм үткәрелгән башка чаралар. Мин сезнең барыгызны да биредә күрүемә шатмын һәм лаеклы бүләкләрегез белән котлыйм!”, - дип билгеләп үтте Айрат Зарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз