Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Татмедиа”да республика буенча коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре турында сөйләшүләр үткәрелә
9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМОның Генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән, шул уңайдан ТРда планлы эш алып барыла
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “2014 елда коррупциягә каршы күрелгән чаралар турында” темасына ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТРның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова катнашындагы матбугат конференциясенә журналистларны, 2014 елда республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы юнәлтелгән чаралар һәм быел үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен игълан итү өчен, җыйдылар.
А.Панкратов искәрткәнчә, 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМОның Генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән, һәм ул 2004 елдан бирле ел да билгеләнә. Шул уңайдан республикада планлы һәм системалы эш алып барыла, шушы эшнең дәвамы буларак, бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хисап тота.
Алга таба 19ында ТР буенча ЭЭМ коррупциягә каршы юнәлтелгән эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм башкарылган чаралары турында хисап бирергә тиеш, “Халык контроле” ресурсын файдаланып коррупция күренешләрен профилактикалау һәм минимальләштерү турында ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская шәрехләргә ниятли. 27 ноябрьдә исә закон сагы хезмәте органнары – РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе белән ТР прокуратурасы коррупцион юнәлешле җинаять эшләрен тикшерү нәтиҗәләре һәм, гомумән, эшнең нәтиҗәлелеге; шулай ук коррупциягә каршы тору, дәүләт, гражданлык һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар үтәлешенә прокурор күзәтчелеге нәтиҗәләре; эшкуарларның дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары тарафыннан планлы тикшерүләр үткәрү еллык планын килештерү һәм контрольда тоту мәсьәләсендә хокуклары сакланышы буенча ТР прокуратурасы эше һ.б. турында шәрехләмә бирергә тора. ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе 8 декабрьдә буласы брифингта коррупциягә каршы тору буенча ТР Президенты карамагындагы Совет эшчәнлеге, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Республика экспертлар төркеме комиссияләре тарафыннан табылган зкон бозу очраклары турында сүз алып барачак.
Югарыда әйтелгән чараларның һәркайсында модератор ролендә ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе катнаша, дип билгеләп үтте идарәнең бүлек мөдире Алексей Панкратов.
Бу урында шуны да билгеләп үтик: “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР массакүләм мәгълүмат чараларында коррупция күренешләрен профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләләрен иң әйбәт яктыртучыларны ачыклау йөзеннән, журналистлар арасында “Коррупция: журналист карашы” дигән конкурс уздыра. Мөрәҗәгать итү өчен тел.: (843) 222-09-84 (өстәмә 1126, 1111), e-mail: anticor@tatmedia.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз