Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа»да Фәрит Гобәевнең ветераннарга багышланган фотокүргәзмәсе ачылды
Күргәзмәгә фотолар махсус аклы-каралы итеп ясалган.
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Татмедиа»да Фәрит Гобәевнең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Барыбыз өчен бер Җиңү» фотокүргәзмәсе ачылды.
«Фәрит Гобәев — республикабызның иң танылган һәм талантлы фотографларның берсе. Без төрле вариантлар эзләгән идек һәм Фәрит Гобәев күргәзмәсендә тукталдык. Аның фотосурәтләре безгә нык тәэсир итте», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
Күргәзмә авторы эшнең биш ел элек башлануын әйтте. «Күргәзмәне булдыру өчен эш 2015 елда башланды. Үземнең архивта булган ветераннарның фотоларын җыярга теләгән идем. Соңыннан районнардагы исән ветераннарның фотоларыннан күргәзмә ясарга булдык. Ике ай эчендә Татарстанның 45 районында булдым», — дип сөйләде Фәрит Гобәев.
Гобәев «Логос» нәшрияты белән берлектә «Барыбыз өчен бер Җиңү» дип аталган альбом бастырган. «Альбомда 150 ветеран һәм тыл хезмәткәрләреннән кала, минем архивта сакланган, алты Советлар Союзы Героен керттем. Китаплар районнардагы ветераннарга таратылачак. Ветеран үзе исән булмаса, туганнарына тапшырабыз», — ди автор.
Сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәткәрләренең фотолары аклы-каралы булып бирелгән, автор сәбәбен аңлатты: «Күргәзмәгә фотоларны махсус аклы-каралы итеп ясадым. Тирә-яктагы чуар төсләр, биттәге җыерчыклар аерылып торса, игътибар читкә юнәлер иде. Фотога төшергәндә ветераннарның миңа карауларын сорадым, чөнки алар бу очракта минем аша башкалар белән сөйләшә. Барысына да көч, дәрт, самимилек хас», — ди ул.
- Фәрит Гобәев — ТР атказанган сәнгать эшлеклесе. 35 ел дәвамында республика матбугатында эшләгән. 1970 елларда Казанның «Тасма» фотоберлегенә нигез салган. 30 артык күргәзмә авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз