Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа»да ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә рәхмәт белдереп йөрәк сурәте кабынды
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне Россиядә рәсми рәвештә 2020 елда расланды.
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). «Татмедиа» бинасы тәрәзәләрендә йөрәк сурәте барлыкка килде. Шулай итеп журналистлар ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
28 апрельдә Россиядә Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бу сәламәтлек саклауның иң җаваплы юнәлешләренең берсенә, аларга һөнәри осталык, батырлык, түземлек һәм шәфкатьлелек өчен рәхмәт әйтергә кирәк.
Бинада йөрәк формасындагы сурәт #Безбергә акциясе ярдәмендә кабынды.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Казан ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре беренче тапкыр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен рәсми рәвештә билгеләп үтте.
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне Россиядә озак вакыт рәсми булмаган рәвештә бәйрәм ителде. Ул 2020 елда гына расланды. Шул хактагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз