Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татмедиа» чуваш телендә чыга торган газета хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде
«Төп бурыч – чуваш теленең камиллеген булдыру. Дөрес язу, дөрес сөйләү, хаталар өстендә эш безнең өчен бик әһәмиятле», - диде Шамил Садыйков.
Чуваш телендә чыга торган газета хезмәткәрләре өчен «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә семинар булды. Аларга экскурсияне «Татмедиа» АҖ җитәкчесе Шамил Садыйков үткәрде.
«Чуваш халкы – безнең өчен тугандаш халык. Безнең тарихыбыз бер. Бу безнең өчен мөһим, чөнки чувашлар халык саны буенча Татарстанда өченче урында тора. Татарстан җирлеге аларның тарихи ватаны да. Чуваш халкын хөрмәт итәбез, бездә чуваш телендә чыга торган газеталар, якшәмбе мәктәпләре бар. Шуңа күрә чувашлар Татарстанда үзләрен өйдә кебек хис итә», - диде Шамил Садыйков.
- Искәртеп үтик, узган ел «Татмедиа» АҖ җитәкчесе Чувашиянең Цифрлы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министры Кристина Майнина белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаган иде. Документ «Чувашия Республикасында һәм Татарстан Республикасында булган актуаль вакыйгалар турында рус телендә оператив һәм дөрес мәгълүмати материаллар белән даими алмашып торуны» күздә тота.
«Коллективлар зур түгел, әмма бердәм гаилә булып эшли. Килешү имзаланганнан соң, лекция, укулар үткәреп тору мөһим. Бүген дә без журналистларыбыз өчен семинар үткәрәбез. Иң мөһиме – тел мохитен тудыру. Чуваш телендә даими чыга торган мәгълүмат чарасын булдыру - безнең өчен стратегик бурыч. Төп бурыч – чуваш теленең камиллеген булдыру. Дөрес язу, дөрес сөйләү, хаталар өстендә эш безнең өчен бик мөһим», — диде генераль директор.
Чувашия Республикасыннан килгән коллегалар әйтүенчә, чуваш телендәге «Хыпар» газетасы 1906 елның 21 гыйнварында Казанда басылып чыккан. «Чуваш телендә журналистика да, театр да Казанда үсеш ала», - диде алар.
«Чувашия Республикасы өчен медиахолдингны төзү, бердәм контентны булдыру мәсьәләсе көн кадагында тора. Шуның өчен иң мөһиме – структураны, бурычларны аңлау, мөһим чараларны билгеләү, дөрес стратегияне булдыру», - диде Чувашиянең Цифрлы үсеш, мәгълүмати сәясәт һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Анна Иванова.
Аның әйтүенчә, мондый укуларны, тәҗрибә уртаклашуны алга таба да дәвам итү кирәк. «Сездә дә баш мөхәррир көне бардыр дип уйлыйм. Ул көнне безнең хезмәткәрләр белән онлайн дәресләр үткәреп булыр иде. «Татмедиа» – Россиядә иң уңышлы медиахолдингларның берсе, аның үрнәгендә үзебездә дә шундый ук холдинг булдырырга телибез. Башлангыч мәлдә авырлыклар булгандыр. Без дә быелдан башлап этаплап сезнең тәҗрибәне үзләштерергә телибез», - диде ул.
«Хыпар» нәшрият йорты җитәкчесе Татьяна Вашуркина чуваш телле матбугат белән күптәннән таныш булуын әйтте. «Сез социаль челтәрләрдә дә актив, шуңа күрә сездә чыккан хәбәрләр, Татарстандагы вакыйгаларны тиз арада белеп алабыз, укый барабыз. «Сувар» республика газетасында үз эшенең осталары эшли», - дип бәяләде ул.
«Хыпар» нәшрият йортында 12 массакүләм мәгълүмат чарасы бар. Узган атнада бездә рәсми норматив-хокукый актлар бастыра торган электрон басма теркәлде, эшли башлады. Гыйнвардан басма версиядән баш тартырга телибез, киләчәктә бары тик электрон массакүләм мәгълүмат чарасы булып кына калырга исәп бар», - диде Татьяна Вашуркина.
Алга таба «Хыпар» нәшрият йорты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Моисеев «Сувар» газетасын анализлады, үз киңәшләрен әйтте. Аннары кунаклар «Татмедиа»дагы редакцияләр эшчәнлеген карады. Аларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор Алсу Исмәгыйлева таныштырды.
- Татарстанда чуваш телендә «Сувар» республика газетасы, Аксубай районында «Ял пурнăçӗ», Нурлат районында «Туслах», Буа районында «Ялав» һәм Чүпрәле районында «Таван ен» газеталары чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз