news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» «Бөтен Россия» журналистлар форумында иң уңышлы проектларын тәкъдим итте

«Татмедиа» «Бөтен Россия» журналистлар форумында иң уңышлы проектларын тәкъдим итте
Фото: © «Татмедиа»

Бүген «Татмедиа» медиахолдингы Сочида узучы «Бөтен Россия - 2024» заманча журналистика форумында редакцион процессларны камилләштерү һәм гаммәви мәгълүмат чараларын яңарту буенча үз проектларын тәкъдим итте. Чара форум программасына кертелгән иде.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, очрашуны ачып, «Бөтен Россия» форумының журналистлар өчен иң мөһим чара булуын искәртте. Форумда оештырылган укулар заман белән бергә атларга, ә башка төбәкләрдәге коллегалар белән тәҗрибә алмашу гаммәви мәгълүмат чараларын камилләштерү һәм аудитория белән эшләү өчен кирәк, диде ул.

Чарада РФ Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев та катнашты. Татарстан туган телне саклау буенча Россиянең күп кенә башка төбәкләре өчен үрнәк була ала, дип искәртте ул.

«Татмедиа» АҖ тәкъдим иткән беренче проект – берничә ел элек Россиянең GetCourse («Геткурс») белем бирү платформасында эшли башлаган онлайн-медиамәктәп. Хәзерге вакытта «Татмедиа»ның 300дән артык хезмәткәре журналистика дисциплиналары буенча курслар уза. Холдингның медиадиректоры Алсу Исмәгыйлева редакция эше стандартларын булдыру, онлайн-платформа һәм кушымта ярдәмендә әлеге стандартларга өйрәтүне оештыру турында сөйләде.

Башка төбәкләрнең медиаменеджерлары арасында зур кызыксыну уяткан икенче проект – яшьләр өчен чыга торган яңартылган «Идель» һәм «Идел» журналлары. Ике басманың да баш мөхәррире Рәмзия Галимова, аның карашынча, яшьләр басма матбугатын әзерләгәндә таянырга кирәкле трендлар турында сөйләде.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Владимир Витовскийның гаммәви мәгълүмат чараларын монетлаштыру турындагы чыгышы да чарада катнашучыларны битараф калдырмады. «Автопилотта керем» дип аталган презентациядә ул сайтлар һәм социаль челтәрләрне монетлаштыру платформаларына тоташтыруның барлык нечкәлекләрен ачып бирде.

Моннан тыш, очрашуда «Шәп блогер» проекты да тәкъдим ителде. Бу – Россия халыклары телләрендә эшләүче блогерларны берләштергән мәктәп.

«Бөтен Россия» форумы инде 28нче тапкыр уза. Быел анда илнең барлык төбәкләреннән килгән 1000нән артык журналист катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100