news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» бинасында «Интертат»ның 20 еллыгы уңаеннан «ИТ» хәрефләре кабынды

«ИТ» – «Интертат» электрон газетасының кыскартылып языла торган логотибы.

«Татмедиа» бинасында «Интертат»ның 20 еллыгы уңаеннан «ИТ» хәрефләре кабынды
Зилә Мөбәрәкшина

«Интертат» электрон газетасының 20 еллыгы уңаеннан «Татмедиа» бинасы фасадында тәрәзәдәге утлар «ИТ» хәрефен төзегән. Әлеге хәрефләр электрон газетаның логотибы булып йөртелә.

«Интертат» сайты һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов сүзләренчә, «ИТ» логотибын 2017 елда уйлап тапканнар. Ул вакытта «Татар-информ»ның генераль директоры булган, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «Интертат» электрон газетасының логотибын тәкъдим иткән», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Хәзерге вакытта без Казан халкына төн дәвамында «Интертат» коллективын һәм укучыларын юбилее белән котлап, искәртеп торачакбыз. Бу идеяне тормышка ашыручы һәм тәкъдим итүче «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры Нияз Гәрәевкә рәхмәт әйтәбез», - диде ул.

Нияз Гәрәев әйтүенчә, билгеле бер символны бинадагы тәрәзәләрдән төзегәндә кыенлыклар булмыйча калмый. «Эшкә керешкәнче, без «ИТ» символын рәсемдә ясап карадык. Бина эчендәге кайбер бүлмәләр берләштерелгән булу сәбәпле, кайбер тәрәзәләрне капларга туры килде. Бердәм команда булып эшләдек – егетләр ярдәм итте», - диде ул.

«Узган ел пандемия вакытында медицина хезмәткәрләренең авыр хезмәтен хөрмәтләп, шушы ук бина фасадындагы тәрәзәләрне йөрәк символы формасында кабызып чыктык. Утлар төне буе янып торачак. Казан халкы социаль челтәрләрдә фотолар төшереп куйды, комментарийларда рәхмәт сүзләрен яздылар», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башкарма директоры.

Бинадагы «ИТ» логотибын «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Гөлүзә Ибраһимова да күргән. «Идеяне хуплыйм. Бу логотип узган-барган кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп тора, кешедә кызыксыну туарга мөмкин. Кызыксыну булгач, кеше интернеттан эзләнә башлаячак һәм «Интертат» электрон газетасы турында беләчәк. Шул рәвешле, газетабызның укучылары артуы да ихтимал», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100