Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татмедиа» беренче сыйныфка бара торган 25 укучыга портфельләр тапшырды
Бүген «Татмедиа» АҖендә беренче сыйныфка барачак 25 укучыга канцелярия кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк иттеләр. Әти-әниләре медиакомпания хезмәткәрләре булган балаларны Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.
«Мин мәктәптә сез күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр, тугры дуслар табарсыз һәм белем тупларсыз дип ышанам. Сез мәктәпкә баргач, әти-әниләрегез «Татмедиа» да эшләүләре турында горурланып сөйләрсез дип өметләнәм», - дип мөрәҗәгать итте ул балаларга.
Булачак беренче сыйныф укучыларының рюкзакларына иллюстрацияләнгән татар әлифбасы, шулай ук һәр укучы өчен кирәк булган әйберләр салынган. Алар арасында пластилин, гуашь, төсле кәгазь, рәсем ясау өчен альбом, карандаш һәм акварель бар.
«Бу, беренче чиратта, балалар өчен бәйрәм. Һәр компания дә мондый эшне оештыра алмый. Бу әти-әниләр өчен дә, балаларның үзләре өчен дә шундый бай эчтәлекле бүләкләр алу бик күңелле», - дип уртаклашты «Сөембикә» журналы хезмәткәре Мәликә Әсәтуллина.
Менә-менә мәктәп бусагасын атлап керүчеләрне котларга «Татмедиа» АҖ яшь проекты - «СалаваТik» балалары килде. Алар биеп кенә калмады, кунаклар өчен заманча аранжировкада иң яхшы татар җырларын башкарды.
Моннан тыш, балалар өчен уеннар һәм конкурслар оештырылды, алар булачак беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә әзерлеген күрсәтте. Мисал өчен, «Рюкзакны җый» уенында балалар портфельгә чыннан да укырга кирәк булачак предметларны гына салырга тиеш иде. Барлык балалар биремне уңышлы үтәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз