news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» белән «ТВ БРИКС» халыкара медиачелтәре җитәкчелеге үзара килешүгә кул куйды

«Татмедиа» белән «ТВ БРИКС» халыкара медиачелтәре җитәкчелеге үзара килешүгә кул куйды
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумы кысаларында медиасессиясеннән соң «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «ТВ БРИКС» халыкара медиачелтәр җитәкчесе Жанна Толстикова килешү беркетмәсен имзаладылар.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Әлеге килешү республикада булдырылган, гамәлгә ашырылган проектлар хакында мәгълүмат җиткерү аудиториясен арттыруга ярдәм итәчәк. Татарстандагы зур, әһәмиятле вакыйгаларны бу телевидение аркылы турыдан-туры трансляцияләргә ниятлибез», — диде Айдар Сәлимгәрәев журналистларга.

Килешү медиа өлкәсендә өр-яңа мөмкинлекләр ачар, дип күзалллана.

Җитәкче шулай ук, «Мәгълүмат киңлеген берләштерү яки аның сегментациясе (тулаем дөньядагы һәм аерым алганда мөселман илләрендәге вазгыять турында)» һәм «Хәзерге дөньяда мәгълүмати кыр трансформациясенең төп трендлары» сессияләренең әһәмиятен, заманча эшләүгә яңа мөмкинлекләр булуын ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100